Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй кызы Әминә — Гран-при иясе

Казанда VII Бөтенроссия «Ак калфак» укучы кызлар һәм егетләр бәйгесе тәмамланды.

Биредә 11 төбәктән булган 162 катнашучыдан 7 егет һәм 8 кыз финалга сайлап алынган һәм безнең өчен иң куанычлысы шушы иң-иңнәр арасында Зәйнең Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе IX сыйныф укучысы Әминә Хөснетдинованың булуы. Алай гына да түгел, Әминәбез бәйгенең иң зур бүләге булган — Гран-прига лаек булды.

«Беренче турда алар инша яздылар һәм үзләренең портфолиоларын җибәрделәр. Аннары без алар белән компьютер аша аралаштык, чөнки сөйләшмичә генә кемнең ничек язганын белеп булмый. Икенче турда алар без биргән сорауларга җавап бирделәр һәм өч видео төшереп җибәрделәр. Беренчесендә үзләре турында сөйлиләр. Кызлар исә бишек җырлары җырлап һәм кош теле пешереп төшереп җибәрделәр», — дип белдергән «Ак калфак» татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова.

Ә финалда катнашучылар Бөтендөнья татар конгрессы белән танышканнар. Аннары жюри белән әңгәмә үтеп, иҗади номерлар күрсәткәннәр. Аш-су буенча остаханәдә өлеш пешергәннәр. Кул эшләре ясау, спорт төрләре, татар биюе, вальс буенча да көч сынашканнар. Бу биремнәрнең барысын да Әминә «иң яхшы» билгесенә үтәп җиңү яулаган.

— Әминә Хөснетдинова бик тырыш укучы. Ул дәресләрне үзләштерүдә дә алдынгы, төрле бәйгеләрдә, мәктәп, район, республика күләмендәге чараларда катнашырга, уңышларга ирешергә дә вакыт таба. Әле без аның белән «Татар телем — серле сандыгым», «Халыклар мирасы» республика бәйгеләрендә дә катнаштык. «Илһам» яшь язучылар бәйгесендә дә беренче турдан узды. Ул безнең шигырьләр иҗат итә. Татар теле һәм әдәбияты буенча фән олимпиадасында муниципаль тур җиңүчесе. Быел тугызынчыны тәмамлаганда татар теленнән имтиханны сайлады. Гомумән, алар гаиләләре белән шундый активлар, Әминә гимназиябез горурлыгы, — ди сыйныф җитәкчесе Зөлфия Нәбиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев