Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй китапханәсендә «Zаинск с Vами» төркеме волонтерларын бәйрәм белән котладылар

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Зәй үзәк китапханәсендә «Zаинск с Vами» төркеменең маскировка челтәрләре үрүче волонтерлары өчен «Бөек илнең лаеклы хатын-кызлары» кичәсе оештырылды.

Махсус хәрби операция башланганнан бирле ирекле ярдәм җәмгыять тормышының аерылгысыз өлеше булып тора. Дәүләт хакимияте органнарыннан тыш, илнең дистәләгән мең волонтерлары һәм активистлары хәрбиләргә ярдәм итә. Хәрбиләрнең җиңү белән исән-сау кайтуы өчен бердәм эш меңләгән кешеләрне берләштерде. 2024 ел - Зәйдә Батырлык һәм бердәмлек елы дип игълан ителде. Шәһәр һәм район халкы ил өчен авыр вакытта берләшә алуларын исбатлады.

Изгелекле йөрәкле, киң күңелле хатын-кызларны китаплардан яраткан геройлар каршы алды. Аннан китапханә бүлекләре буенча экскурсия, китап күргәзмәләре белән танышу үткәрелде.

Китапханә директоры Сәрия Батршинаның чыгышында хәрбиләребезнең көнкүреше өчен бәяләп бетергесез өлеш керткән игелекле затларга рәхмәт сүзләре яңгырады. Гасырлар һәм буыннар алмашынуында хатын-кыз һәрвакыт матурлык һәм яктылык символы, җирдәге тормышны саклаучы булып кала. Зәйдә «Zаинск с Vами» маскировка челтәрләре үрү төркемен оештыручы Елена Хисаметдинова, әлеге төркемдәге фидакарь хатын-кызларны бары бер теләк — Ватанны саклаучы егтеләребезнең исән-сау җиңү белән кайтуы, алар үргән һәр маскировка челтәре хәрбиләребезнең гомерен саклап калсын иде дигән теләк берләштерә.

«Программаның беренче өлешендә Бөек Ватан сугышы елларында җиңүгә юл тоткан хатын-кыз роле турында театр постановкасы күрсәтелде, ул әкренләп махсус операциядә катнашучы ир-егетләргә терәк булган хатын-кызлар турында хикәягә күчте. Икенче өлеш 8 Март бәйрәменә багышланды. Яхшы теләкләр, музыка, җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Кунаклар төрле конкурсларда, уеннарда һәм викториналарда катнаштылар. Аларга истәлеккә бәйрәм сувенирлары тапшырылды», — ди китапханәче Зөлфия Гыйльманова.

Волонтер хатын-кызларда игелекле сүзләрдән торган очрашу гаҗәеп матур, якты, җылы тәэсирләр калдырды. Бәйрәм дусларча чәй эчү белән тәмамланды.

Фотолар китапханәдән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев