Зәй китапханәсендә студентлар өчен кичә оештырылды
Бүген студентлар көне уңаеннан Зәй үзәк китапханәсендә политехник көллият студентлары өчен кичә уздырылды.
Чарада катнашучыларга бәйрәм тарихы турында сөйләделәр, шулай ук студентлар тематикасына конкурслар үткәрелде. Студентлар «Операция Ы» кинофильмыннан өзек карадылар, анда әзерлек һәм имтихан тапшыру мизгеле күрсәтелде. Соңыннан интеллектуаль викторинада катнаштылар, шулай ук кечкенә шпаргалкада зур текст язуда күнегүләр ясадылар. Моннан тыш, «Минем идеал» конкурсы үткәрелде, анда журналлардан өзекләр ярдәмендә кызның идеалын булдырдылар.
Чара «Бердәм Россия» партиясенең Зәй җирле бүлекчәсе башкарма секретаре котлавы һәм студентларга истәлекле бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.
Фотолар китапханәдән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев