Зәй китапханәчеләре тәмәкегә каршы көрәшкә үз өлешләрен кертә
Бөтендөнья тәмәкесез көн кысаларында Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсе хезмәткәрләре “Тәмәкесез тормыш матур! Тәмәкедән баш тарт!” дигән мәгълүмати акция уздырды.
Акциянең максаты - тәмәке тартудан баш тарту һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Акция барышында листовкалар һәм буклетлар таратылды.
“Без шәһәр урамнырына чыгып кешеләргә – өлкәннәр, яшьләр, яшүсмерләргә аңлатма мәгълүмат җиткердек. Шулай ук тәмәке тартуның зыяны, бу зарарлы гадәт белән бәйле фактлар һәм мифлар турында әңгәмәләр үткәрдек. Акциядә катнашучылар үз сәламәтлегеңне кайгыртырга һәм аны сакларга кирәклегенә инандылар”, - ди китапханәче Зөлфия Гыйльманова.
фотолар үзәк китапханәдән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев