Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй китапханәчеләре Александр Пушкинның туган көне уңаеннан чара оештырды

6 июньдә бөек рус язучысы Александр Пушкинның тууына 225 ел тулу тулу уңаеннан үзәк китапханә хезмәткәрләре 3нче мәктәп яны лагеренда ял итүче балалар өчен чара уздырылды.

Башта китапханәче балаларга Александр Пушкинның тормышы һәм иҗаты турында искә төшерды. Балалар язучының тормышыннан бик күп кызыклы фактларны белделәр. Аннан балалар Пушкин әкиятләре буенча кызыклы әдәби сәяхәткә чыгып, әкият геройлары белән очраштылар.

“Бәйрәмгә "Поп һәм аның хезмәткәре Балда турында әкият" герое Балда килде. Ул балалар белән мавыктыргыч уеннар һәм конкурсларда катнашты. Балалар әкиятләрне, Пушкин шигырьләрен яхшы беләләр һәм яраталар. Алар биремнәрне бик яхшы үтәп, зирәклекләрен һәм бөек язучы иҗаты белән кызыксынуларын күрсәттеләр”, - ди китапханәче Зөлфия Гыйльманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев