Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй инспекторлары балалар белән янгын куркынычсызлыгы буенча чаралар оештыра

20 февральдә Сәвәләй авылы мәдәният йортында район янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән сорау алучысы Лилия Писарева, ирекле янгын сүндерү җәмгыятенең Зәй бүлеге башлыгы Любовь Асташина I-VI сыйныф укучылары белән чара уздырды.

Алар укучылар белән «Янгын нәрсә ул?» һәм «Янгын вакытында үзеңне ничек тотарга?» дигән темага әңгәмә үткәрделәр. Балалар белән көнкүрештә, урамда, мәктәптә янгын куркынычсызлыгы турында сөйләштеләр, янгын чыккан очракта янгын сүндерүчеләрне чакыру телефоннары номерларын (01, 101,112), шулай ук телефон аша нәрсә әйтергә кирәклеген (исем-фамилияңне, нәрсә януын, янгын чыккан урынның адресын) аңлаттылар. 

Балалар бинадан эвакуацияләү кагыйдәләрен һәм беренчел янгын сүндерү чараларын ничек кулланырга икәнен белделәр.

фотолар янгын күзәтчелеге бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев