Бүген Чирмешәндә узган «Медиа-Сабантуй» кысаларында «Зәй-информ» хезмәткәрләрләре бүләкләү тантанасында катнаштылар.
"Зәй-информ" җитәкчесе Александр Исаков "Татмедиа" массакүләм коммуникацияләр һәм матбугат республика агентлыгы җитәкчесе Мактау грамотасына лаек булды.
"Новый Зай" газетасы журналисты Ирина Смирнова һәм "Зәй офыклары" газетасы калыплау операторы Гүзәл Әхмәтшина "Татмедиа" АҖ генераль директоры Мактау грамотасын алдылар.
Ә социаль челтәрләрдә яңалыкларны алып баручы Айгөл Яруллина "Лидер цифровой трансформации" номинациясендә 30 мең сумлык сертификатка ия булды.
Аларны генераль директор Шамил Садыйков котлады.
Хезмәттәшләребезне бүләкләре белән тәбриклибез.
Нет комментариев