2009 елдан алып республиканың Яшьләр эшләре буенча министрлыгы «Иҗади яшьләр академиясе» иҗтимагый оешмасы белән берлектә төрле өлкәләрдә лидерлар булырга теләүчеләр өчен платформа алып бара.
Аның кысаларында «Вверх!» дип аталган республика бәйгесе үткәрелә. Ул яшь кешене Татарстан дәүләт хезмәтләре белән якыннанрак танышырга, үз идеяләреңне булдырып, тормышка ашырырга ярдәм итә.
«Вверх!» бәйгесендә катнашырга теләүчеләр агымдагы елның 6 октябренә кадәр рәсми сайтта (https://rezervrt.ru) гариза бирә ала.
Әгәрдә дәүләт хезмәтләрендә үзеңне сынап карарга теләсәң, үз мөмкинлекләреңне ачу ниятең булса, кичекмәстән әлеге бәйгедә катнашу мөһим.
Бәйгедә 18-35 яшьлекләр катнаша ала.
Биредә Татарстан Республикасы министрлыкларында, ведомстволарында стажировка үтү, республика җитәкчеләре белән очрашу, эшлекле сөйләшүләр алып барырга өйрәнү, лидерлык сыйфатларын камилләштерү күздә тотыла.
Конкурс турында тулырак әлеге төркемдә танышырга мөмкин: @vverhrt.
Нет комментариев