Зәй яшьләре һөнәр сайлый
Яңалыклар

Зәй яшьләре һөнәр сайлый

Зәй районында быел 141 яшь кеше Зәй политехника көллиятен, 127се унберенче сыйныфны тәмамлады.

Бу яшьләр хәзер югары уку йортларында белем алуны дәвам итәргәме яки хезмәт эшчәнлеген башларгамы дигән сайлау алдында тора. Шунысын билгеләп үтү мөһим, күп кенә  чыгарылыш  сыйныф укучыларыбыз  имтиханнарда югары нәтиҗәләр күрсәттеләр, бу алар алдында абруйлы уку йортларына ишекләрне ача.

“Дәүләтнең икътисади беллешмәләре һәм цифрлы трансформациясе” илкүләм  проекты кысаларында бүген абитуриентларның урта һәм югары уку йортларына өч төрле юл белән документлар бирү мөмкинлеге бар. Алар: дәүләт хезмәтләре порталында “Югары уку йортларына онлайн укырга керү” һәм “СПО онлайн” бүлекләре аша  онлайн уку йортына юллама җибәрү,  уку йортына шәхсән барып документлар тапшыру яки почта аша заказлы хат юллау. Порталда тормыш ситуациясе кысаларында профориентация узарга, иң туры килә торган уку йортын һәм белгечлекне сайларга, кабул итү кампаниясе һәм керү имтиханнары даталарын күзәтергә, гаризаның статусын күзәтергә, шулай ук дәүләт ачкычының электрон имзасы (электронная подпись) ярдәмендә укуга килешү төзергә мөмкин.

Хәзерге вакытта, башка уку йортлары кебек үк, кабул итү комиссиясе Зәй политехника көллиятендә дә эшли. 2026 елда кабул итүләргә Зәй политехника көллияте өчен традицион һөнәрләр һәм белгечлекләр исемлегенә яңа белгечлекләр кертелде, алар:  логистикада операция эшчәнлеге һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы.

фото: политехника көллиятеннән


Нет комментариев