Зәй яшьләре грантлар конкурсына үз проектларын тәкъдим итте
Яңалыклар

Зәй яшьләре грантлар конкурсына үз проектларын тәкъдим итте

30 октябрьдә Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгында муниципаль яшьләр сәясәте учреждениеләре өчен грантлар конкурсын яклау булды.

Зәй районы яшьләр сәясәте белгечләре өч проектны тәкъдим иттеләр. Берсе — балаларны савыктыру лагерьларының «Иң яхшысы — балаларга» республика фестивале — Татарстанның төрле почмакларыннан килгән балаларның иҗади башлангычын һәм берләштерә торган матур чара.

Икенчесе — «Спортчы булып үсәм» гаилә кыйммәтләрен һәм патриотизмны ныгытуга юнәлдерелгән әтиләр һәм уллар клубы.

Өченчесе — «Гаилә — объективта».

Проектларны яклауда яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Гүзәл Шәрәфиева, «Дуслык» яшьләр үзәге җитәкчесе Ирина Белан, структур бүлекчә мөдире Алла Уразайкина, «Йолдызлык» балалар ял лагере җитәкчесе Наталья Алчина һәм «Яшьләр үзәге» МБУ директоры Оксана Артюхова катнашты һәм үз эшләрен эксперт комиссиясенә тәкъдим иттеләр.

Шунысын да әйтергә кирәк, узган ел Зәй районы әлеге бәйгедә җиңеп, 1 750 000 сумлык грант откан иде инде.

Уңышлар телибез!

Фотолар яшьләр эшләре идарәсеннән.


Нет комментариев