Зәй яшьләре белән гражданлык җаваплылыгы турында сөйләштеләр
Яшьләрдә гражданлык җаваплылыгын формалаштыру, аларны сайлау кампанияләрендә актив катнашырга җәлеп итү, “Мәгариф” илкүләм проектының “РФ гражданнарын патриотик тәрбияләү” программасын тормышка ашыру нигезендә бүген Зәй политехник колледжында “Һәр тавыш мөһим” дигән дәрес үтте.
Аны студентларга район башлыгы вазифаларын башкаручы Петр Уразайкин, яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Ростислав Аладышкин үткәрделәр.
Очрашу барышында яшьләр үзләренең сәяси темалардан хәбәрдар булуларын, законнарны белүләрен күрсәттеләр. Петр Сергеевич аларны алга таба да актив гражданлык позициясендә булырга чакырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев