31 мартта Казанның Сәйдәш мәдәният үзәгендә «РСО кар десанты. Җиңү десанты» патриотик акциясенә йомгак ясалды.
Татарстанда «Кар десанты» акциясе күркәм традициягә әверелде. Акциянең елдан-ел яңа территорияләрне колачлавын һәм яшьләрне күбрәк җәлеп итүен күрү бик шатлыклы.
Тантаналы чарада Зәй яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Гүзәл Шәрәфиева яшьләрне гражданлык-патриотик тәрбияләүдә ирешкән уңышлары һәм «РСО кар десанты» Бөтенроссия патриотик акциясен гамәлгә ашыруга керткән шәхси өлеше өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Фотолар яшьләр эшләре идарәсеннән.
Нет комментариев