Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй янгын хезмәте инспекторлары мәктәпләрдә “Куркынычсызлык дәресләре” уздыра

Районда балалар куркынычсызлыгы айлыгы бара.

Аның кысаларында район янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре мәгариф учреждениеләрендә була, балалар белән иминлек турында сөйләшәләр,  “Куркынычсызлык дәресләре” уздыралар.

Инспекторлар бу көннәрдә шәһәрнең 6, 2, 9нчы мәктәбе, татар гимназиясендә, Ал. Бистәсе, Аксар, Төги, Гүлкин авыл мәктәпләрендә булып,  уку-өйрәнү эвакуацияләре уздырдылар. Башта укучыларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре, янгын чыгу сәбәпләре һәм аларның нәтиҗәләре турында аңлаттылар, янгын куркынычсызлыгы буенча укытучылар, хезмәткәрләр белән инструктаж үткәрделәр.

“Шулай ук хезмәткәрләр, укытучылар белән янгынга каршы инструктаж үткәрелде. Гомумән алганда, барлык укучылар һәм персонал куелган бурычны үтәделәр”, - ди инспектор Лилия Писарева.

Фотолар район янгын күзәтчелеге бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев