Конференциядә «Татэнерго» АҖ җитәкчелеге һәм Бөтенроссия Электропрофсоюзның республика оешмасы вәкилләре катнашты.
Станция директоры Дмитрий Прохоров коллектив шартнамәнең барлык бүлекләренең үтәлеше һәм узган елда җитештерү — икътисади күрсәткечләр турында җентекләп сөйләде. Ә профсоюз оешмасы рәисе Андрей Алчин станция хезмәткәрләренең социаль яклау өлкәсендәге уңышларын билгеләп үтте.
Конференциядә махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү, шулай ук 2025 елга бурычлар турында фикер алыштылар. Соңыннан аеруча активлар бүләкләнде. Электропрофсоюзларның республика бүлеге Рәхмәте Дмитрий Медведев һәм Виктор Беляевка белдерелде.
Биредә үк 16нчы Спартакиада нәтиҗәләре дә игълан ителде. Беренче урынны — идарә, икенчене — электр цехы, өченчене — 2нче казан-турбина цехы алды.
фотолар ГРЭСтан.
Нет комментариев