Зәй ГРЭСы хезмәткәрләре – һөнәри бәйгеләрдә җиңүчеләр арасында
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Профессиналлар» һәм «Абилимпикс» һөнәри бәйгеләре җиңүчеләрен тәбрикләде.
Әлеге илкүләм бәйгеләрдә Татарстан командасы икенче урын алды. «Профессиналлар» да — 180, «Абилимпикс» та — 72 медаль татарстанлыларда. Җиңүчеләр арасында Зәй ГРЭСы хезмәткәрләренең дә булуы аеруча куанычлы.

Алар — Булат Шәйхетдинов, Эрик Полка, Инга Санникова, Раил Рәхимов.
-Ярышларда катнашкан егетләргә һәм кызларга, аларны әзерләгән укытучыларга һәм остазларга чиксез рәхмәт! — дип язалар ГРЭСның ТГ каналында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев