Зәй эзтабарлары экспедициядә
Бу көннәрдә алар тагын Волгоград өлкәсенә юл тотты.
Зәйнең яшьләр эшләре идарәсе каршында эшләүче «Гвардия» эзтабарлар отряды Бөек Ватан сугышы чорында яу кырында ятып калган бабаларыбызның сөякләрен табып җирләүдә җитди хезмәт куя. Бу көннәрдә алар тагын Волгоград өлкәсенә юл тотты.
— Безнең эзтабарлар отряды бу юлы Волгоград өлкәсенең Городищенский районы Вертячий хуторы тирәсендә эшләячәк. Ун көн эчендә без биредә барган каты сугышларда хәбәрсез югалганнары табып, туганнарына аларның каберләрен булдырырга ярдәм итәргә ниятлибез. Мондый эштә инде безнең тәҗрибә җитәрлек, бу юлы да сынатмабыз, дип уйлыйбыз, — ди «Гвардия» эзтабарлар отряды җитәкчесе Виктор Никифоров.
Бу юлы казу эшләрендә ветеран хәрбиләр белән бергә җиде студент һәм тугыз эшче яшьләр катнаша. Араларында кызлар да бар. Алар исә казу эшләрендә катнашу белән бергә кыр шартларында азык әзерләүгә дә ярдәм итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев