Зәй эзтабарлары Волгоград өлкәсеннән экспедициядән кайтты.
Зәйнең «Гвардия» хәрби-патриотик клубы Волгоград өлкәсендә казу эшләрендә катнашты.
Экспедиция Сталинград сугышы барган урыннарда Волгоград өлкәсенең Городищенский районында, Дон юнәлешендәге Вертячий хуторында алып барылды. Экспедициягә Зәйдән 16 кеше барды.
Эзтабарлар экспедициясенә чыгу — ул җиңел эш түгел. Кыр шартларында эшли, яши белергә, шушы өлкәдә белемле булырга да кирәк. Ләкин Зәй яшьләрен мондый таләпләр генә куркытып калмый.
20 августта Зәй эзтабарлар отрядына составында экспедициягә беренче мәртәбә чыгучылар өчен әһәмиятле вакыйга булды: аларны эзтабарлар отрядына багышлау йоласы үткәрелде. Өч кеше эзтабарлар антын укыды, аннан «Гвардия» отряды җитәкчесе Виктор Никифоров традиция буенча аларны отрядка кабул итте.
«Мондый традиция безнең отрядта күп еллар яши. Эзтабар булып киткән кешеләр мондый шөгыльне ташламас һәм экспедицияләрдә катнашуын дәвам итәр дип ышанасы килә», — ди ул.
10 көн эчендә Зәй эзтабарлары алты солдат җәсәден тапкан. Аларны Волгоград өлкәсенең Вертячий хуторы районында хөрмәт белән җирләгәннәр.
Фотолар «Гвардия» отрядыннан.
Нет комментариев