Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй егетләре балык эшкәртү заводында хезмәт куйган

Зәй политехник колледжы студентлары “Северный берег” студентлар отряды осотавында Камчаткада эшләп кайттылар.

Барлыгы 9 кеше бер айдан артык, шактый кырыс һава шартлары исәпләнгән Камчатка краенда өченче хезмәт семестрын җирле предприятиедә эшләп үткәрделәр. Заводта яшьләр балык эшкәртү, продукцияне төргәкләү, катырып төрле урыннарга төяп җибәрү белән шөгыльләнгән. 


“Анда эшләү чорыбыз сөйләп аңлата алмаслык атмосферада үтте. Бу гадәти яшәү рәвешебезне үзгәртеп, башка шартларда үзебезне сынау да булды. Эш барышында без хезмәттәшләр белән дус-тату зур гаиләгә әверелдек. Эш авыр булса да, мин бу чорны күңел түремдә саклаячакмын”, - диде отряд командиры Глеб Кәлимуллин, үз кичерешләре белән уртаклашып.   


Ә менә Алмаз Дәүләтов инде Камчаткада җәйге чорда берничә ел рәттән эшли икән.  Ул балык промыселында диңгездә корабта да, коры җирдә заводта да эшләгән. Алмаз табигатьнең хозурлыгын тасвирлап туя алмый. Ә акча эшләп кайту егеткә алга таба да бирегә килергә стимул бирә.  

 

Фото политехник колледждан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев