«ТНВ - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе Яңа ел төнендә күрсәтәсе җырлы тамашаны төшерде.
Әлеге проектта Зәй районының Аксар авылы егете Радик Әхмәтшин да катнашты.
Телевизион тамашада Әлмәттә яшәүче шагыйрә, үзешчән композитор, җырчы Людмила Аланлы "Дусларыма" исемле җырны башкарган. Ә Радик Әхмәтшин ул җырлаганда баянда уйнаган. Людмила Аланлы белән Радик – курсташлар: Лениногорск педагогика училищесында бергә укыганнар.
ТНВ телеканалының яңа ел тамашасында Радик Әхмәтшинның беренче тапкыр гына төшүе түгел. Узган ел да алар Людмила Аланлы белән бергә чыгыш ясаганнар.
Шулай итеп, 31 декабрь кичендә “Яңа гасыр” телеканалында Зәй егете Радик Әхмәтшинны күрә алачакбыз.
Фото шәхси архивтан.
Нет комментариев