17 мартта Казан шәһәренең 187нче күппрофильле лицее базасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2024 елда «Профессионаллар» һәм «Абилимпикс» чемпионатларында җиңүчеләр, призерлар һәм остазлар белән очрашты.
Очрашуда Зәйдән политехника көллияте студенты Раил Нуруллин катнашты. Раил 2024 елда «Профессионаллар» төбәкара чемпионатында «Электр тапшыру кабель линияләрен эксплуатацияләү» компетенциясе буенча көмеш медаль алды. Бүген инде егет финиш сызыгында –аның алдында җитештерү практикасы, диплом яклау кебек бурычлар тора.
Раилне «Профессионаллар» төбәкара чемпионатына остазлар Александр Тихонов һәм Рамилә Вандык әзерләде.
«Чемпионатта җиңү миңа уку йортын, белгечлегемне дөрес сайлавымны тагын бер кат дәлилләде», — ди Раил.
Нет комментариев