Зәй эчке эшләр бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде
Яңалыклар

Зәй эчке эшләр бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде

Район эчке эшләр бүлеге башлыгы итеп полиция подполковнигы Олег Иманов билгеләнде.

Олег Андрианович 2003 елда Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга махсус урта милиция мәктәбен тәмамлаган. 2007 елда Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтында белем алган. Эчке эшләр органнарында хезмәтен 2003 елда Чаллы шәһәре Автозавод районы эчке эшләр бүлегенең милек җинаятьләренә каршы көрәш буенча бүлекчәсе оперуполномоченные вазифасында башлаган.

2022 елдан Россия Эчке эшләр министрлыгының  Чаллы шәһәре буенча идарәсенең 3нче «Үзәк» полиция бүлеге башлыгы урынбасары вазифасын биләгән. Россия Эчке эшләр министрлыгының I, II, III дәрәҗә «Хезмәттәге аерымлыклары өчен» медальләре, II дәрәҗә «Россия Эчке эшләр министрлыгында яхшы хезмәте өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.

Шулай ук федераль иминлек хезмәтенең Зәй бүлеге башлыгы итеп Дмитрий Ясько билгеләнде.

16 ноябрьдә аппарат киңәшмәсендә район башлыгы Разиф Кәримов  яңа җитәкчеләрне тәкъдим итте.


Нет комментариев