Зәй делегациясе Магнитогорскида узучы Сабантуенда катнаша
Соңгы елларда биредә үтүче милли бәйрәмебезне Татарстан Республикасы исеменнән Зәй районы тәкъдим итә.
Бүген - 15 июньдә Магнитогорск шәһәрендә 26нчы тапкыр Сабантуе бәйрәмен билгеләп үтәләр.
Чиләбе өлкәсенә караган бу шәһәр Зәйдән 655 километр ераклыкта. Биредә 92 төрле милләттән 400 меңнән артык кеше яши. Татарлар барлык халыкның 5 процентын гына тәшкил итүгә карамастан милли традицияләрне саклап яшиләр.
Сабантуенда Зәй мәйданчыгын районның иң яхшы иҗат коллективлары, көрәшчеләр, спорт осталары, танылган эстрада йолдызлары, якташларыбыз — Ясмин (Светлана Минеева), Гөлнара Мулланурова, Нәркис Зиннәтуллин, Казан дәүләт филармониясе артистлары тәкъдим итә.
Монда милли халык уеннарын уйнарга да, яңа пешкән коймак, кыстыбый белән үлән чәе эчәргә дә мөмкин.
Ә теләгәннәр милли көрәштә бил алыша ала.
Сабантуенда район башлыгы Разиф Кәримов катнашып, Магнитогорск халкына Татарстаннан сәламнәр, изге теләкләр җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев