Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй чаңгычылары призлы урыннарда

1 октябрьдә Түбән Кама шәһәрендә республикадан җыелган чаңгычы-спортчылар ярышы үтте. Анда Зәйдән Федор Симашев спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр катнашып, призлы урыннар алуга ирештеләр.

Кызлар арасында 3 километр арага узышта 2006-2007 елгылардан Софья Козенкова, 5 километр арага ярышта Данил Нехаев беренче урыннарны алдылар. Аларның тренеры Рәкыйф Габидуллин.

2012 елгы һәм аннан кечерәкләр арасында 1,5 километрда Амалия Гибадуллина икенче урын алды, аның тренеры Галия Ахунҗанова.

Ә олылар арасында хатын-кызлардан Анастасия Утяганова — беренче, ир-атлардан Михаил Комендантов — өченче булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев