Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй балалары полиция бүлегенә экскурсиягә бардылар

23 гыйнварда «Дуслык» яшьләр үзәге, «Кайгырту» волонтерлар клубы әгъзалары, «Радость» социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучылар Зәй эчке эшләр бүлегендә экскурсиядә булдылар.

Экскурсиягә килүчеләрне балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәсе башлыгы Рәмис Минһаҗев каршы алды. Сәяхәт «полициянең йөрәге» — дежур частьтән башланды. Аннан җинаять кылуда гаепләнүчеләрнең бармак эзләрен алу һәм фотога төшерү кабинетында булдылар, шулай ук балалар административ хокук бозучыларны тоту урынын да күрделәр.

Эксперт-криминалист төркеме кабинеты балаларны аеруча кызыксындырды. Алар үзләрен «След» сериалы геройлары итеп тойдылар. Эксперт Клавдия Сәлимгәрәева криминалист һөнәре турында сөйләде, балаларга үзләренә тикшерү инструметлары белән эшләргә мөмкинлек бирде.

Аннан сәяхәткә килүчеләр полиция музеенда булып, «милициядән полициягә кадәр» мавыктыргыч тарих белән таныштылар. Балаларга полиция һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре патрульлек иткән машиналарны күрсәттеләр.

Фотолар Зәй яшьләр эшләре идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев