Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй балалары кулланылган батареялар җыюда актив катнашты

Зәй районы мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында табигатьне саклау кысаларында ел дәвамында кулланылган батареялар җыю акцияләре оештырыла. Ул ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан үткәрелә.

Фото «Гринта» ҖЧШнән

Балалар үз йортларында кулланылган һәм урамнарда ташланылган батареяларны җыеп, аларны махсус үтильләштерү белән шөггыльләнүче оешмага тапшыралар.

Соңгы мәгълүматларга караганда, калдыкларны җыю буенча төбәк операторы тарафыннан Зәй мәктәпләре һәм балалар бакчаларыннан 200 килограммга якын батареялар җыйналган. Алар Чиләбе шәһәренең батареяларны зарасызландыру һәм утильләштерү заводына җибәрелгән.

«Бу уку елында балалар алдагы елга карый да күбрәк кулланылган батареялар җыйдылар. Бу исә табигатьне саклаучы балалар санының агымдагы елда тагын да артуы турында сөйли. Ә яшь буынны әйләнә-тирә мохиткә игътибарлы итеп тәрбияләү бик мөһим. Чөнки бакча яшеннән үк балалар кулланылган батареяларны гомуми чүп контейнерларына салырга ярамаганын белеп үсәргә тиеш, алар сәламәтлек өчен зыянлы матдәләр бүлеп чыгара,» — ди калдыкларны җыю буенча төбәк операторы булган «Гринта» ҖЧШ генераль директоры Евгений Фәһимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев