Татарстанда игеннәрне урып-җыю эшен иң беренчеләрдән булып узган җомгада Әтнә һәм Зәй районы уңганнары тәмамлады. Шул уңайдан ике район хезмәтчәннәре Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә, традицион төстә Рәис Рөстәм Миңнехановка яңа иген уңышыннан пешерелгән түгәрәк икмәкне тантаналы төстә тапшырды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров белдерүенчә, Әтнә районында аграрийлар 58,8 мең тонна ашлык җыйган, гектардан уртача уңыш 31 центнер тәшкил иткән, ә Зәй районында тулаем 92 мең тонна ашлык суктырылган, уңыш гектарыннан 26 центнер чыкты.
Фото ТР Рәисе рәсми сайтыннан
Нет комментариев