Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Хуш исле, тәмле зефир пешерә

Өйдә пешерелгән зефирны кабу белән ул авызда эреп китә, ә аның хуш исе кыйммәтле хушбуй кебек озак кына истән чыкмый йөри. Кибеттә сатыла торган «иптәшеннән» ул күпкә аерылып тора.

Зәйдә яшәүче Әлфия ханым Куянова менә шундый зефир пешерә. Әлеге юнәлешне ул күптән түгел генә үзләштергән. Ә моңа сәбәпче булып, оныклары торган. Төгәлрәге 5 яшьлек Раяна кызчыгын туган көнендә төсле-төсле зефир белән сыйлыйсы килә аның, тик якын тирәдә мондый сый әзерләүчеләрне тапмый. Шуннан соң, Әлфия ханым «Башкалар ясаганны мин дә ясый алам бит!», дип тәвәкәлли дә интернет челтәрендә курс сатып алып, зефир пешерергә өйрәнә башлый.

«Ютубтан видеолар карап кына өйрәнеп булмый, һәр эшнең үз үзенчәлеге, сере була, уку вакытында килеп чыкмаган әйберләрне телефон аша күрсәтә идем. Төнге сәгать 1гә кадәр пешерә-пешерә җаена чыктым», — ди хуҗабикә.

Әлеге эш аның төп һөнәренә дә туры килә. Хатын-кыз гомере буе азык-төлек әзерләү тармагы технологы булып эшли. Мәктәп, балалар бакчаларындагы ризыкларны тикшерә. Аның өчен беренче чиратта чисталык, продуктларның сыйфатлы булуы һәм эшне тиешлесенчә башкару тора.

«Өй зефирын ясау өчен йомырка агы, чистартылган алма, шикәр комы, агар-агар, ГМОсыз буягыч кирәк һәм әлбәттә күпсанлы инструментлар: миксер, кондитер капчыклары, форма ясар өчен насадкалар һ.б. Барысын бергә санасаң, 20 мең сумнан артык әйбер сатып алырга туры килгәндер», — ди Әлфия ханым.

Башка кондитер эшләнмәләреннән тыш, зефирны ясау белән үк ашап була. Төрле формалар һәм куллар осталыгы нәтиҗәсендә күңелеңә хуш килгән форманы ясарга мөмкин. Хатын-кызларга күбесенчә чәчәк, балаларга хайван сурәтләре, бигрәк тә аю фигуралары ошый дип уртаклаша зефир пешерү остасы.

Зефирны ясау белән Әлфия ханым якыннарын, күрше-күлән, хезмәттәшләрен сыйлый. Өй зефирының тәмен аңлап алган кешеләр, заказ да бирә башлыйлар. Туган көннәргә, аеруча балаларныкына, никах-туйларга бик тә матур күчтәнәч. Мисалга, без килгәндә бер ханым килененә дип татлы букет ясарга кушкан булган. Әлфия ханым аны интерьерда куллана алырлык кәрҗин белән дә бизәгән. Бүләкләрнең бәясе якынча 500 сумнан алып. Аның эшләнмәләрен инде Яр Чаллы, Казан, Мәскәүгә дә төрле бәйрәмнәргә алып киткәннәр.

«Өстәмә һөнәр үзләштерүемә бик тә сөенәм, зефир ясау минем кәефне күтәрә, илһам бирә. Без хатын-кызлар матурлык тудырырга, кул эшләре белән шөгыльләнергә тиеш», — ди Әлфия Куянова. Киләчәктә аның әлеге шөгыльлен башкалар белән дә бүлешәсе килә. Ул мастер-класслар оештырырга хыяллана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев