“Кечкенә дә төш кенә”, дигән әйтем нәкъ менә шәһәребезнең 4нче мәктәбе укытучысы Роза Борисенкога бик тә туры килә.
Зәй шәһәрендә дөньяга килгән кыз күмәк эш, күмәк аш, күмәк киңәшле гаиләдә үсә. Ярдәмләшү, башкаларны кайгырта белү кебек югары кешелек сыйфатлары әнә шундый эшсөяр гаиләдә тәрбияләнә дә инде.
Роза бәләкәйдән хезмәткә нык, җитез, ушлы була. Мәктәптә укыганда иң яраткан фәне рус теле һәм әдәбияты булып күңеленә кереп кала һәм рус теленә булган бу мәхәббәт гомерлек һөнәренә әверелә. Монда ул укытучысы Александра Игнатьева Аввакумованың роле зур булды, дип исәпли. Бүгенге көндә дә ул укытучысы янында еш булып, хәлен белешеп, ярдәмләшеп тора, үз укучыларын аның янына, чын һөнәр остасы буларак күрсәтергә алып килә.

Роза Ильгат кызы урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт педагогия институтының филология факультетына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлауга туган төбәгенә кайтып балаларга белем бирергә керешә.
“Миңа гел сәләтле балалар, яхшы ата-аналар белән генә эшләргә туры килә”, - дип кабатларга ярата педагог. Ә бу сүзләрне үз күңеле яхшыда булганнар гына әйтә ала. Укучыларына, әти-әниләргә һәрчак елмаеп багучы, кирәк вакытта кырыслыгы белән дәрес өчен кирәк таләпләрне үтәтүче педагог кеченең дә, олының да хөрмәтен яулый.
Әйе, эшен, балаларны яратмаса , язгы каникул чорында, күпчелек тынычлап кына ял итеп яткан вакытта, 50 укучыны автобуска утыртып, Казанга экскурсиягә чыгып китәр идеме? Ә Роза Ильгатовна һәр каникул саен балалар белән сәяхәт итми калмый. Казанмы, Алабугамы, Санкт-Петербургмы, Мәскәүме барысына да алып бара ул укучыларны.

Әле бу язгы каникулда Казанда экскурсиягә баручылар төркемендә оныгым Илназ да бар иде. Анда күргәннәрен һаман сөйләп туя алмый бала. Күпме яңалык, күпме ачыш, күпме яхшы хис-кичерешләр белән кайтты алар.
Шәхсән, мин, өлкән буын кешесенә дә олы йөрәкле, ачык йөзле бу укытучы белән очрашып сөйләшү – үзе бер күңел көрлеге бирә. Моннан берничә ел элек булган шундый мизгелләр искә төште.
...Беренче сентябрь, балалар чәчәк бәйләмнәре тотып мәктәпкә ашыга. Укытучы булып эшләгән күршем - Тамара Николаевна белән подъезд төбендәге эскәмиядә, укыткан вакытларны хәтердә яңартып шактый сөйләшеп утырдык. Шул вакыт яныбызга бер кочак чәчәк бәйләмнәре тоткан Роза Ильгатовна килеп басты. Сез дә укытучылар бит, дип изге теләкләр җиткереп, чәчәк букетларын безгә сузды. Күңелләребез күтәрелеп, җанга рәхәт булып китте.
...Гыйнвар аеның зәмһәрир суык көне. Күңелләрне дә шул салкынлык өтеп ала кебек. Өстәвенә шул көннәрдә бертуган сеңлемне соңгы юлга озаттык. Ачы хәсрәттән йөрәгем бозланган вакытлар. Тирән уйга чумып, башымны түбән иеп урамнан атлыйм. Шул мәлдә, әллә кайдан гына каршыма Роза Ильгатовна килеп чыкты. Минем кыяфәтемне күреп, туңган дип уйлады ахрысы, башыгызны күтәрегез, салкын көннең дә үз матурлыгы, әнә ниниди ап-ак дөнья, дип елмаеп узып китте. Шул мизгелдән миңа да дөнья ачылып киткәндәй тоелды. Аның ихлас сүзләре күңелемә кереп оялаган хәсрәтне эретеп җибәргәндәй булды.

Роза Борисенко әнә шулай әйләнә-тирәдәгеләргә күңел көрлеге өләшеп көн дә иртән 4нче мәктәпкә укучылары янына ашыга. Әйе, киләчәккә ышанычлы шәхес тәрбияләү – җаваплы эш. Ул үз фәнен укытуы өстенә, сыйныф җитәкчесе буларак та яшь буынны тәрбияләүгә күп көч куя. Һәрберсенең күңеленә ачкыч таба белгәнгәдер, аның укучылары арасында тәртипсезләр юк. Бик шаяннарның да энергиясен кая куяр урын таба белә ул.
35 ел хезмәт юлын белем бирүгә багышлаган һәм гел бер мәктәптә укыткан Роза Ильгатовнага үз яшен бирүе дә авыр. Һәрчак пөхтә, мөләем ханымга сокланмый мөмкин түгел. Аның чәче тузгыган яки киеме бөгәрләнгән чагын бервакытта да күрмәссең. Идеал укытучы мөгаен нәкъ менә шундый буладыр. Аны күргәндә ирексездән, берәр җирем кыйшаймаганмы икән, дип үз-үзеңне тәртипләп куясың.

Чыгарылыш укучыларының Роза Борисенкога язган котлау открыткасында менә шундый юллар бар:
“Безне чын күңелдән яратып, белем биргән өчен рәхмәт Сезгә! Алтын зур булмаса да кадерле, диләр, Сез дә безнең өчен кадерле укытучыбыз”.
Балаларның изге теләкләренә тагын шуны өстәргә кирәктер, хезмәттәшләренә эчкерсез сердәш, туганнарына, дусларына ярдәмчел якын кеше, тормыш иптәшенә яраткан хатын, уңган хуҗабикә ул.
Гомерен яраткан эшенә багышлаган, югары категорияле педагог күп сандагы Мактау грамоталарына, лаеклы исемнәргә ия. Һәрнәрсәгә үз фикере булган укытучыга хөрмәттән башка сүз юк.
Фәния Әгъзамова
Нет комментариев