Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм ветераннарыбыз!
Сезне һөнәри бәйрәмебез — Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән чын күңелемнән котлыйм.
Бу дәүләт бәйрәме юл хуҗалыгы хезмәтенең әһәмиятен һәм тормышыбызда никадәр мөһим булуын тагын бер кат раслый. Автомобиль хәрәкәте, оешма-предприятиеләрнең эшчәнлеге, транспорт йөртүчеләрнең, пассажирларның һәм җәяүлеләрнең иминлеге дә күпмедер дәрәҗәдә безнең үз эшебезне ничек башкаруыбызга бәйле. Ә безнең предприятиедә иң яхшы хезмәткәрләр, белгечләр эшли. Сез барыгыз да үз эшегезгә җаваплы карап, аны намус белән тырышып башкарасыз. Юлчы хезмәте барыбызның да күз алдында. Елның теләсә кайсы вакытында, теләсә кайсы һава торышында районда юлларның сыйфаты яхшырсын һәм юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен куркынычсыз булсын өчен мөмкин булганның барысын да эшлисез. Барыгызга да намуслы, тырыш хезмәтегез өчен рәхмәтемне җиткереп, ныклы сәламәтлек, иминлек, күңел күтәренкелеге, җиңел булмаган хезмәтегездә зур уңышлар телим.
Марат Сыраев, «Татнефтедор» автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев