Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрне, районның агросәнәгать комплексында эшләүчеләр, тармак ветераннары!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез — Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм!

Авыл хуҗалыгы — иң мөһим тармакларның берсе, шул ук вакытта ул һава торышы шартларына нык бәйле рәвештә икътисадның бик үк тотрыклы булмаган секторы да булып тора. Әмма бернәрсәгә дә карамастан, сез үз эшегезне зур һөнәри осталык, намус белән башкарасыз. Сезнең җиңел булмаган фидакарь хезмәтегез тирән хөрмәткә лаек. Зәйдә маңгай тире түгеп тапкан икмәкнең кадерен белүчеләр һәм җир эшен күңел биреп, яратып башкаручылар яши.

Районыбызның эшкәртү сәнәгате предприятиеләре дә тотрыклы эшчәнлек алып бара, алар тарафыннан җитештерелгән продукциягә сорау зур. Шул ук вакытта безнең уртак бурыч — яхшы нәтиҗәләргә ирешеп, кырларда һәм фермаларда таң атканнан кояш баеганчыга кадәр тырыш хезмәт куючыларга һәм агросәнәгать комплексының барлык юнәлешләрендә намуслы хезмәт итүчеләргә уңай социаль шартлар һәм матди мөмкинлекләр булдыру.
Сезгә чын йөрәктән ныклы сәламәтлек, бәхет, уңышлар, киләсе көнгә ышаныч белән яшәвегезне һәм тыныч күк йөзе телим. Сезнең фидакарь хезмәтегез яңа үрләр, рәхмәтле якташларның олы хөрмәте белән бәяләнсен!

Разиф Кәримов,
муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев