Хезмәттәшебез якты хатирәсе – безнең күңелләрдә
Яңалыклар

Хезмәттәшебез якты хатирәсе – безнең күңелләрдә

“Зәй-информ” оешмасы коллективы зур югалту кичерде.

“Зәй офыклары” газетасында озак еллар газетаны компьютерда калыплау операторы булып эшләгән, әле лаеклы ялда булуына карамастан даими ярдәм итеп торган хезмәттәшебез Александра Яковлевна Гаффанова, 68 яшендә кисәк арабыздан мәңгегә китеп барды. 

Аны белгән һәр зәйле хезмәттәшебезне үз эшенең остасы, тыйнак, киң күңелле, ярдәмчел кеше буларак хәтерендә саклар. 

Александра Яковлевна 1958 елда Кабан-Бастрык авылында туа. Аңа өч яшь булганда, гаилә Яңа Зәй бистәсенә күчеп килә. Полиграфиядә үз юлын ул 17 яшендә башлый, 2нче мәктәпне тәмамлаганнан соң ук  Зәй типографиясенә эшкә килә. 

Аның һөнәри юлы линотипист белгечлегеннән башлана. Линотип (строколитейный автомат) - текстларны традицион кул методларына караганда тизрәк бастырырга мөмкинлек биргән зур һәм катлаулы механизм. Типографиядә эш катлаулы һәм зарарлы була. Куйбышев нәшрият-полиграфия техникумында «корректор» һөнәре буенча махсус белем алгач, Александра Яковлевна полиграфия эшенең чын ассына әверелә. Ул республика һөнәри осталык конкурсларында күп тапкырлар җиңүче исеменә лаек була. Ә 1996 елда «Зәй офыклары» баш мөхәррире Иван Глухов чакыруы буенча ул район газетасы редакциясенә газетаны калыплау операторы булып күчә. Шул вакыттан бирле ул үз эшенә бирелгән редакциядән аерылгысыз кеше булды. 

Аның турында һәр чор хезмәттәшләре җылы итеп, матур итеп искә ала.

Рәзинә Ахунова:

“Ул искиткеч ханым, һөнәр остасы иде. Аның белән аралашу, киңәшләшү һәрвакыт рухи көч өстәде. Бик грамоталы, үз чоры өчен компьтерны тиз үзләштерүче оста булды. Александра Яковлевнаның якты истәлеге гел күз алдында тора ” 

Николай Шамионов: 

“30 ел бергә  эшләдек. Бер генә гамәленә дә тел-теш тидерерлек булмады. Үзенә йөкләнгәнне җиренә җиткереп, эш сәгате белән исәпләшми хезмәт куйды. Аның кебек асыл кеше сирәк була. Урыны җәннәт түрләрендә булсын”

Венера Гаврилова:

“Александра Яковлевнаның арабыздан китеп баруы аяз көнне яшен суккандай булды. Ул тугры хезмәткәр, коллективта абруйлы, чын дус иде. Тыныч йокласын якын хезмәттәшебез”

Әнүзә Кәрамова:

“Без аның белән соңгы мәртәбә атна-ун көн элек  кибеттә  очраштык. Бакча балалары кебек, озак кына кочаклашып, аерылыша алмыйча тордык. Сөйләшә башласак сүзләр бетми иде, чөнки озак еллар бергә эшләдек. Аны кайсы яктан гына  алсаң да, үрнәк алырлык ханым иде. Ике телне дә яхшы белгән бик көчле белгеч, гаилә учагын  тотучы  яхшы ир хатыны, балалары, оныклары өчен яраткан, кадерле әни, әби булды, туганнары өчен кайгыртучан кыз туган иде. Ул беркайчан юк, булмый дия белмәде. Нинди генэ эшкә алынса да,  ахырына җиткереп, менә дигән итеп башкарып чыга иде. Аның белән эшләгән вакытлар матур мизгелләр булып хәтергә уелды. Ул бик тыйнак, сабыр булды. Беркайчан гаиләдә булган проблемаларны эш урынына алып килмәде, кәефендә хәтта сиздермәде. Яхшы хуҗабикә булуы өстенә оста бакчачы да иде. Кул эшләренә дә оста булды, мәдәният йортында эшләгән түгәрәкләргә йөрергә дә вакыт тапты ул. Шушындый кешенең, дустыбызның  якты дөньядан китүенә ышанасы да килми. Кем уйлаган гомеренең шулай аз калганын. Тыныч йокла хезмәттәшем, дустым. Без сине онытмабыз, догаларыбыздан калдырмабыз”.

Әйе, Александра Яковлевна Гаффанова кебек кешеләр – Зәй журналистикасының алтын фонды. Аның хезмәт сөючәнлеге, һөнәргә тугрылыгы һәм үзе башкарган  эшләрне  чиксез мәхәббәт  салып эшләве  бүген район матбугатының данлы традицияләрен дәвам итүчеләр өчен ачык үрнәк булып тора. 

Синең якты истәлегең безнең күңелләрдә, Александра Яковлевна! Аның  якыннарының авыр кайгысын “Зәй-информ” коллективы чын күңелдән  уртаклаша.

Мәрхүмә белән хушлашу иртәгә  – 25 июньдә 35нче бистәдәге Макария храмында иртәнге сәгать 8дә була. 


Нет комментариев