Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Хезмәттән курыкмый ул

Завод хезмәткәрләрен без гадәттә ир-егетләр буларак күзалларга күнеккән. Ә менә аерым бер цехта хатын-кызларның кулларына күз иярмәвен күргәч сокланмый мөмкин түгел.

Шундыйларның берсе — Людмила Васильевна Мирясева. Ул заводка урта мәктәпне тәмамлауга 1986 елның 1 сентябреннән килеп урнаша, шуннан бирле аның хезмәт юлы шушы предприятие белән бәйле.

Башта эшкә өйрәнеп, җиңелчә хезмәттән башланган һөнәр хәзер аның инде күз йомып та башкара ала торган эшенә әверелгән.
Людмила Васильевна тәгәрмәчләр җитештерү цехында оператор булып эшли, ягъни җитештерү линиясендә тәгәрмәчләр өчен кыршауларны калыпка салып тигезләп тора.

«Хезмәт йөкләмәмне тиешенчә, сыйфатлы башкарырга йөз тотып эшлим. Әле җитештерү линияләрендә кызлар белән бер-беребезне алыштырып эшләргә дә туры килә. Заман таләбе хәзер бездән универсаллар булуны сорый, ә эшне белү миңа калса нинди төрдә булса да зыян итми», — дип елмая ул.

Тумышы белән Людмила Беренче Бөгелде кызы, хәзер гаиләсе белән Зәйдә яши. Алар да заводның хезмәт династиясен тәшкил итүчеләр. Әтисе шушында эшләгән, абыйсы, сеңлесе шушы заводтан хезмәт юлын башлаганнар.

«Һөнәр сайлау яше җиткәч тә мин башка тармак турында уйлап та карамадым, шушында эшкә килдем. Завод нык үзгәрде, хәзер бездә кул хезмәте, авыр эш бетте дисәк тә була, роботлар белән идарә итәбез. Ике бала үстердек ирем белән, хәзер биш оныкны тәрбияләшергә ярдәм итәбез», — дип тә өстәде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев