Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Хат ташучы Гөлсинә

Гөлсинә ханым Габиева — Түбән Лоҗы авылында һәр йортта көтеп алынучы кеше. Ул төрле хәбәрләрне дә, газета-журналларны, пенсияләрне дә, коммуналь хуҗалык өчен түләү квитанцияләрен дә тарата. Быелның 1 ноябрендә аның хат ташучы булып хезмәт куя башлавына 23 ел була. Һөнәри бәйрәме — 9 октябрь — Бөтендөнья почта көнен дә ул әнә шулай хезмәттә уздырды.

Ике дистә елдан артык ничәмә-ничә кат ураган Түбән Лоҗы урамын инде күз йомып узса да, кемнәр турыннан узуын әйтеп бирә ала ул.

— Авылдашлар да капканы ачып керүемнән үк таныйлар үземне. Хезмәтемә һәркем хөрмәт белән карый, — ди хат ташучы.

Яңгыр булсынмы, кар булсынмы, көзге ачы җилме, эшен намус белән башкара, беркайчан да тиешлене вакытында китерми калганы юк Гөлсинәнең, ди авылдашлары.

Әле бит хат ташучы иң башта почтаны Бигеш авылына барып ала, аннан кайтып, шактый озын авыл урамы буйлап тарата. Әле соңгы елларда Бигешкә күрше Югары Лоҗы хат ташучысы белән аның машинасында йөриләр икән. Аңа кадәр гел җәяү йөргән чаклары да аз булмаган аның.

Тормыш иптәше, озак еллар механизатор булып хезмәт куючы Рәшите дә аның шактый «аяк ите» ашый торган хезмәтен яхшы аңлый. Хуҗалыктагы эшләрне алар бергәләп карыйлар.

— Ирем дә эшемне аңлаганга, авылдашлар да игътибарлы булгангадыр инде, хат ташучы хезмәтендә шулай озак эшлим. Газета-журналларны күпләп яздыручыларга шатланам. Безнең авыл кешеләре укый торганнар алар, хуҗалыкларын да ялт итеп алып баралар, дөнья хәлләреннән дә хәбәрдарлар, төрле вакыйгаларга битараф түгелләр, — ди Гөлсинә ханым.

Безнең өчен тагын бер күңелле хәбәр, биредә «Зәй офыклары» газетасын киләсе елның беренче яртысына егермедән артык кеше яздырган. Ә хат ташучы исә, язылучыларга район газетасын бик рәхәтләнеп табадан төшүгә үк китереп бирергә әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев