Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Хәрби хезмәткә язгы чакырылыш старт алды

Бүгеннән, 1 апрельдән Россиядә хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды.

РФ Президенты Владимир Путин Указы нигезендә, агымдагы елның язында 160 мең егетне армиягә хәрби хезмәт узарга җибәрү планлаштырыла, хезмәт срогы — 12 ай, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Язгы чакырылыш кампаниясе 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Хәрби хезмәткә 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге гражданнар җибәрелергә тиеш.

Саклану министрлыгы мәгълүматлары буенча, агымдагы чакырылыш планлы тәртиптә үткәреләчәк. Яңа чакырылучыларны Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендәге дислокация пунктларына яки Украинадагы махсус операцияләрдә катнашу өчен җибәрмәячәкләр, дип ассызыкладылар ведомствода.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев