Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Хәбәрдарлык кирәк

«Зәй офыклары» газетасына язылу башланды. Барыгызны да район басамасына язылырга чакырабыз.

Сентябрь башында гына 85 яшен тутырган Василий Иванович Аксаков – даими төстә мәгълүматлы булып торуны хуп күрә торган өлкән кешеләрнең берсе. Ул да – “Зәй офыклары” газетасының актив әбунәчесе. 

Ялгыз яшәүче кешеләргә басма матбугатның хәбәрдарлык чыганагы булып торуын ассызыклый ул. 

“Безнең буын бит газета-журналларда язылганны укып, шулар аша тәрбия алган чор кешеләре. Дөрес, хәзер интернетта бар да бар, дияргә яраталар. Ә без ташка басылганга гына ышана торган кешеләр. Шуңа да район газетасын даими алдырып киләм”, – ди Василий Иванович. 

Ул гомере буе авыл хуҗалыгында эретеп ябыштыручы булып эшләгән. Алдынгы хезмәте өчен аңа хәтта “Урал” мотоциклы бүләк иткәннәр. Бу вакыйга турында да район газетасы язып чыккан. 

Хәзер исә хезмәт ветераны үз хуҗалыгында яшелчә үстерү белән мәшгуль. Ә арыган тәнне язу өчен утырып ял иткәндә ул һәрчак кулына “Зәй офыклары”н ала. 

Без кергәндә дә аның өстәлендә район газетасының яңа саннары тәртипләп салып куелган иде. 

“Газетаның тәмен белеп озаклап укыйм. Атнага бер генә килүе дә яхшы. Көн саен аз-азлап атна дәвамында танышып чыгам. Бер яктан, район тормышы белән танышсам, икенче яктан, укып, язма турында фикер йөртеп, баш миен эшләтеп алам. Бакчачыларга киңәшләр бирелгәндә, ул өлешен сакларга алып куям, кирәк чакта укып кулланам”, – дип уртаклашты Василий Аксаков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев