Рәйсә Сәлимова җәза үтәтү инспекциясендә хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан.
Җәзаларны үтәтү инспекциясе хезмәте турында закон белән проблемалары булмаган кешеләр аз белә.
Һәр һөнәр үзенчә кызыклы һәм үзенчәлекле, билгеле бер белем һәм күнекмәләр таләп итә. Ләкин нәкъ менә җәза үтәтү инспекторы булу өчен белем генә аз. Тотрыклы психика, катгый характер, югары әхлакый принциплар, ныклы сәламәтлек, физик әзерлек – нәкъ менә шундый таләпләр куела аларга.
Әлеге хезмәтне ир-атлар белән бергә хатын-кызлар да башкара. Рәйсә Сәлимова район җәзаларны үтәтү инспекциясендә хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан.
Рәйсә Нурисламовна Башкортстанның Стәрлетамак районында туган. Кызга өч яшь булганда – 1956 елда әти-әнисе Зәйгә күчеп килә. ГРЭС төзелеше башланган еллар, алар станциядә хезмәт куялар. Рәйсә Зәйнең 2нче мәктәбендә укып, башта Пермьдә хисапчылар училищесында, аннан Казан финанс техникумында белем ала. ГРЭСка лаборант булып эшкә кайта, 1978 елда милициягә бухгалтер булып эшкә урнаша. 22 ел дәвамында милиция эшенең барлык нечкәлекләрен белгән Рәйсә Нурисламовнаны 2000 елда җәза үтәтү инспекцияcенә эшкә чакыралар.
– Мин эшкә килгәндә инспекция белән Лидия Архипова җитәкчелек итә иде. Хәзер суд җинаять кылучы кайбер кешеләргә карата, хаталарын танып, төзәлү өчен мөмкинлек бирә. Кылган җинаятьнең җәмгыятькә китерелгән зыяны күләменнән чыгып, шартлы хөкем карары чыгарыла, төзәтү эшләре, мәҗбүри хезмәт билгеләнә, төрмәгә утыртмыйча җәза бирү алымнары кулланыла. Мин эшләгәндә халык башкачарак, алар погонлы кешедән курка иде. Аерым үзгә бер контингент кешеләр белән эшләргә туры килде. Бу хезмәттә шартлы рәвештә хөкем карары алучының һәрберсенә индивидуаль якын килергә, бер үк вакытта юрист та, психолог та була белергә кирәк. Алып барылган профилактик эшләр нәтиҗәсендә туры юлга басучылар да, үзләренең болай да кыл өстендә торган язмышын тагын да катлауландыручылар да булды, - дип эшләгән елларын искә ала Рәйсә Нурисламовна.
Бу көннәрдә Рәйсә апа 70 яшьлек юбилеен каршы ала.
– Без инспекциябездә яшьләргә үрнәк булган, тәҗрибәле хезмәткәрләребез-вете-раннарыбыз белән горурланабыз. Аларның тормыш тәҗрибәсе безгә эшебездә һәрвакыт кирәк, – ди инс-пекция башлыгы Андрей Иванов.
Нет комментариев