Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Вера әйләнә-тирәдәгеләргә ышаныч бирә

Үзен психологиягә багышлаганнар – үзенчәлекле кешеләр. Алар чын күңелдән ярдәм итү теләге белән яшиләр. Әгәр дә кеше ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән икән, димәк, аңа бу чыннан да кирәк. Психологлар рухи ярдәм күрсәтергә тырышып, эшкә тотыналар. Шундый һөнәр иялеренең берсе – Вера Фатеева.

Безнең героебыз – психолог, нейропсихолог, эмоциональ интеллект тренеры, тискәре бәйлелекләрне профилактикалау лекторы, медицина сөйләм терапиясе массажы техникасы белән эш итүче нейрологопед. 

Вера унбиш елдан артык кешеләргә күңелләрен баланска китерергә һәм җан тынычлыгын торгызырга булыша, ул үзен психология өлкәсендә ышанычлы белгеч итеп күрсәтергә өлгергән. 

Югары белемле психолог үз һөнәрендә камиллеккә омтылу максатында яңадан өстәмә алты һөнәри укулар узган, егермедән артык квалификация күтәрү курсларында белем алган. Әле дә ул икенче югары белем алу белән мәшгуль. Бүгенге көндә Вера Фатеева “Якты кондыз” балалар бакчасында педагог - психолог булып эшли, ләкин бу аның бердәнбер эшчәнлеге түгел.

– Мөһим инициативаларымның берсе - волонтерлык эше. Ул балалар йортлары белән эшләүне һәм авыр бәйлелекне кичергән һәм яңа тормыш башларга омтылган наркоман хатын-кызларны реабилитацияләүне үз эченә ала.  Миндә волонтерлыкка омтылу балачактан сеңдерелә. Бу теләк минем кешеләргә  ярдәм кирәклегенә тирән ышануымнан килә. Әгәр кешенең үз тормышын яхшыга үзгәртергә  ихтыяҗы бар икән, мин аңа ярдәм итәргә әзер. Кешеләргә файдалы буласым килә, – дип сөйли Вера. 

Вера төрле аудитория төркемнәре өчен кызыклы тренинглар үткәрә. "Туган йөрәкләр", "Маскалар",  һәм "Мин җиңүче" программалары шундыйлардан. 

– Сирәк  булса да,  балалар, яшүсмерләр һәм аларның әти-әниләре өчен төрле мастер-класслар үткәрәм, анда алар шәм, косметика ясарга һәм үз куллары белән минераль гипс белән эшләргә өйрәнәләр. Бу файдалы: балалар танышалар, ачылалар, илһамланалар, матурлык булдырырга өйрәнәләр, буш вакытларын файдалы үткәрәләр, – дип саный Вера ханым. 

Психолог мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән дә эшли. Соңгы 11 елда "Сонаталь" программасы буенча йөкле әниләр өчен  уникаль мәйданчык булдырган. Боларга өстәп, берничә ел дәвамында  "Үз-үзеңә юл" клубы белән идарә итә. Анда инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм күрсәтелә. Шулай ук "Альтернатива" яшьләр клубын да җитәкли. Клубта исә социаль авыр гаиләләрдә тәрбияләнүче  балалар һәм үз-үзенә бикләнгән яшүсмерләр өчен ярдәм оештырыла. Аның бу хезмәте аеруча нәтиҗәле була. Вера Фатеевага  мөрәҗәгать итүчеләр чын күңелдән  рәхмәтләрен белдерәләр.

–Улым “Альтернатива” клубына йөрде. Иң элек ул йомык һәм оялчан иде, клубтан соң нык үзгәрде. Кешеләр белән мөнәсәбәтләре яхшырды, актив һәм аралашучан малайга әйләнде, – дип сөенеп сөйли әни кеше  Ирина. 

–Психолог буларак, мин аңлыйм, кешеләр белән эшләү профессиональ белемнәрне генә түгел, эчкерсез катнашуны, эмоциональ ярдәмне һәм иң авыр мизгелләрдә янәшәдә булу сәләтен дә таләп итә. Минем максатым - кешеләргә үз көчен табарга, тормыш проблемаларын җиңәргә һәм гармония, шатлык белән тулы тормыш итү мөмкинлеген аңларга ярдәм итү, – ди ул. 

Вера Фатеева  күп юнәлешләрдә  эшли: сәнгать терапиясе, гестальт терапиясе, логотерапия, ком терапиясе, үз-үзеңне тотыш психотерапиясе, әкият терапиясе, бию һәм хәрәкәт терапиясе, тәнгә юнәлтелгән терапия һәм башкалар. Мәсәлән, сәнгать терапиясе  - ул буяу һәм карандашлар ярдәмендә кычкырып әйтә алмаган хисләрне белдерү. 

"Вера безгә 5 ел элек килде, хәзерге вакытта педагог-психолог эшен башкара. Аның эшчәнлеге, балалар бакчасы шартларында, тәрбияләнүчеләрнең психик, соматик һәм социаль иминлеген саклауга юнәлтелгән. Коллектив белән тиз уртак тел тапты.  Вера һәр баланың ихтыяҗларына сиземләп җавап бирә, аларның кыенлыкларын җиңәргә һәм көчле якларын үстерергә ярдәм итә. Ул безнең хөрмәтебезне казанды, без аңа алга таба да  уңышлар телибез",– дип сөйләде “Якты кондыз” балалар бакчасының мөдире Ирина Гришина. 

– Әлбәттә, миңа үземә дә кайвакыт ярдәм һәм көч кирәк. Гаиләм минем өчен мөһим , ул төп илһам һәм куәт чыганагы. Якыннарым мине кадерлиләр, аңлыйлар, булышалар. Үземә энергия алу өчен мин шәмнәр ясау идеясын тормышка ашырдым.  Ярославльда шәм кайнату институтын бетердем һәм хәзер аларны  сәламәтлек өчен куркынычсыз экологик чиста материаллардан үз кулларым белән ясыйм. Бу үзенә күрә җан терапиясе. Табигать тә миңа энегия бирә, Ходайга табынып догада булырга  тырышам. Ә мине аңлаган хезмәттәшләремә мин бик рәхмәтле, – дип уртаклаша  Вера Фатеева.

Рания Нәфыйкова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев