Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Зәйдә узачак чаралар
Яңалыклар

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Зәйдә узачак чаралар

23 февраль бәйрәмен районда күпсанлы әһәмиятле һәм патриотик чаралар белән билгеләп үтәчәкләр.

Чаралар циклын бүген 20 февральдә «Энергетик» Мәдәният сараенда узачак бәйрәм концерты башлап җибәрә. 

21 февральдә 13 сәгатьтә район мәдәният йортына «Яшь хәрби курслары» конкурсында катнашырга  чакыралар. Шул ук көнне Зәйнең 7нче мәктәбендә яшүсмерләр арасында баскетбол ярышлары узачак. 2006 елгы яшүсмерләр  «Старт» үзәгендә волейбол уйнаячак. Уеннар Ватанны саклаучылар көненә багышлана.  17 сәгатьтә шәһәр мәдәният йортында «Сәламәтлек телибез» дип исемләнгән бәйрәм программасы үткәрелә.  Концертта  район иҗат коллективлары, аерым башкаручылар чыгышларын карарга мөмкин. Иске Зәйдәге Яшьләр үзәгендә әтиләр һәм балалар өчен күңел ачу чарасы булачак. 

22, 23 февраль көннәрендә  зәйлеләрне һәм шәһәребез кунакларын «Космос» кинотеатрына «Красный шелк» фильмын карарга чакыралар. 

 

 


Нет комментариев