Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Зәйдә күп төрле чаралар оештырыла

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне. Бу бәйрәм уңаеннан Зәйдә төрле чаралар узачак.

22 февральдә көндезге сәгать 3тә «Энергетик» Мәдәният сараена «Ватан уллары» бәйрәм концертын карарга чакыралар.

Агымдагы атна дәвамында барлык белем бирү һәм яшьләр сәясәте учреждениеләрендә, авыл мәдәният йортларында Ватанны саклаучылар көне кысаларында төрле чаралар уза.

25 февральдә "Энергетик” Мәдәният сарае каршындагы мәйданда “Май чабу” халык күңел ачу чарасы оештырыла.

Программада:

9.00-10.00 – “Яшьләр түгәрәкләре”. Шулай ук фольклор коллективлары чыгышлары һәм күңелле уеннар, аниматорлар, аквагрим, спорт уеннары, кызыклы конкурслар уздырылачак. Авыл җирлекләре саф һавада коймаклар белән сыйлаячак.

10.00-10.30 – “Ничек Лада белән Морана Май чабуда очрашканнар” театральләштерелгән тамашасы.

10.30-11.00 - Рәсми өлеш. "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы”ннан конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү.

11:00 – “Май чабу күңел ачулары” концерт программасы.

Бәйрәмнең кульминациясе карачкы яндыру булачак.

Фото редакция архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев