Узган атнада Иске Зәйдә бер йортта янган чыккан
Узган атнада район янгын күзәтчелеге бүлеге 2 чакыру алган. Аның берсе ялган чакыру булып чыккан, ә берсе – җитди янгын очрагы.
9 июльдә көндезге сәгать 3ләрдә 88нче янгын сүндерү частенә Иске Зәйдә янгын чыгуы турында хәбәр ала. Биредә Ларионов урамында бер йорт яна.
«Янгынның ни сәбәпле чыгуын тикшерү эшләре бара. Көннәр кызу тора. Сак булыгыз! Янгыннар чыгуга юл куймыйк! Корылык, эсселек янгын куркынычын үзеннән-үзе тудыра. Ләкин еш кына янгыннарның килеп чыгуына кешеләрнең игътибарсызлыгы, ут белән саксыз эш итүләре сәбәпче була», — ди район янгын күзәтчелеге бүлеге башлыгы Андрей Кириллов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев