Яңалыклар

Узган атнада ике зәйле, машина алам дип, мошенникларга акча күчергәннәр

Берсе – 1107000, икенчесе 689 мең сум акчасыннан колак каккан

5 октябрьдә район эчке эшләр бүлегенә Зәйдә яшәүче 46 яшьлек ир-ат мөрәҗәгать иткән. Ул агымдагы елның март аеннан 5 октябрьгә кадәр Телеграмм мессенджерында билгесез кешедән машина сатып алам дип, 1107000 сум акчасыннан колак каккан. Әлеге ир-ат саклык банкы кассасы аша мошеникларның билгесез счетына бу сумманы күчергән.

6 октябрьдә бүлеккә Зәйдә яшәүче 53 яшьлек ир-аттан шундый ук гариза кергән.  2 октябрьдән алып 5 октябрь аралыгында МАХ мессенджеры аша ул 689 мең сум акчасын мошенникларга күчергән. 

Районда яшәүче бер ир-аттан, сарай түбәсен төзекләндерәбез дип, 79500 сум акчасын алганнар. Шуннан соң элемтә югалган.

“Мошенниклык фактлары буенча җинаять эше кузгатылды. Аларда катнашы булган затларны ачыклау буенча оператив эзләү чаралары үткәрелә”, - дип хәбәр итәләр полиция бүлегеннән. 

Узган атнада МАХ мессенджерын ватуның дүрт очрагы текрәлгән. Матди зыян беркемгә дә китерелмәгән.


Нет комментариев