Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Үзенчәлекле форумга чакыралар

4-5 апрельдә Мәскәүдә «Суперфудлар — сәламәтлеккә һәм озын гомерле булуга инвестицияләр 120+» исеме астында, дикорослар эшкәртүчеләрнең һәм суперфудлар җитештерүчеләрнең беренче халыкара форумы узачак. Ул «Россия» милли үзәгендә оештырыла.

Форумда катнашучыларны Россиядән һәм халыкара белгечләрдән докладлар, фикердәшләре белән бәяләп бетергесез тәҗрибә уртаклашу, шулай ук актуаль темалар буенча инсайдлар алу мөмкинлеге көтә. Төп темалар: дикорослар, сәламәтлек һәм озын гомер өчен продуктлар, махсус туклану: балалар, спорт, гомуми туклану; биохакинг, anti-age, нейрофизиология, дөнья базарлары һәм трендлары, экспорт, финанслар, халыкара кооперация, дәүләт ярдәме, яшьләр һәм кадрлар.

Форум үз хезмәткәрләренең сәламәтлеген һәм хезмәт нәтиҗәлелеген арттыру белән кызыксынган бизнес хуҗаларына, эре компанияләр һәм дәүләт корпорацияләре топ-менеджерларына, шулай ук суперфудлар җитештерүчеләргә һәм дикорослар әзерләүчеләргә, техник җайланмалар һәм транспорт җитештерүчеләргә файдалы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев