Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Үз-үзегезне алдарга юл куймагыз!

Район эчке эшләр бүлегеннән хәбәр итүләренчә, мошенниклар кармагына эләгүчеләр соңгы вакытларда тагын арткан.

Шул сәбәпле, район участок вәкаләтлеләре халык арасында аңлату эшен көчәйтүгә зур игътибар бирә. Бу уңайдан полиция участок вәкаләтлесе Николай Комаров мөрәҗәгатен тәкъдим итәбез.

- Мошенниклар иң киң куллана торган алым – ул телефон аша ялган юл белән яшерен мәгълүматлар алырга тырышу. Шуңа да акча мәсьәләсе күтәрелүгә үк, бу шикле шалтыратучы кешегә җавап бирмәү яхшы. Мәсәлән, 1 февральдә район эчке эшләр бүлегенә Зәйдә яшәүче 51 яшьлек ир-аттан гариза керде. Әлеге ир-атка билгесез кеше шалтыратып, үзен банкның куркынычсызлык хезмәткәре дип таныштыра һәм аның банк картасында шикле операцияләр ясалуы турында хәбәр итә. Нәтиҗәдә ир-ат мошенник кушкан гамәлләрне кылып 90 мең сум акчасын билгесез счетларга күчерә. 6 февральдә икенче бер ир-ат интернет челтәрендә бушлай белдерүләр сайтында моторлы лодка сатам дигән белдерүне күрә һәм белдерү буенча яза башлый. Шулай билгесез кеше белән язышып, мошенникларга 50 мең сум акчасын күчерә. Ә 38 яшьлек хатын-кызга билгесез кеше табыш китерә торган проектны инвестицияләргә тәкъдим итә. Нәтиҗәдә зыян күргән ханым мошенникларның төрле счетларына 460 мең сум акча күчергән.
Менә шундый күңелсез хәлләргә юлыкмас өчен һәркемнән уяу булу сорала. Бу уңайдан бер шәһәрдәшебезне үрнәк итеп китерер идем. 3 февральдә район эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать иткән 60 яшьлек ир-ат үзенең сизгерлеге аркасында мошенниклар ятьмәсенә эләкми калуын сөйләде. Аңа шалтыратучы шулай ук үзен банк хезмәткәре дип таныштыра һәм сезнең карта буенча акчаларыгызны кире кайтару өчен 200 мең сумлык кредит алырга кирәк дип белдерә. Әлеге ир-ат сизгерлеге аркасында акчаларны күчерми һәм мошенниклар кармагына эләкмичә кала.
Димәк, уяу булу – каракларга ирек бирмәү дигән сүз. Мошенниклар гадәттә көчле психологлар, аларның оста сөйләменә бирешмәс өчен телефонны шунда ук сүндереп кую яхшырак.

Фото редакция архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев