Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ул тормышка гашыйк

Зәй шәһәрендә яшәүче йөзеннән нур бөркелеп торучы, бик тә сөйкемле, җитез һәм уңган Елизавета Зуйковага һич кенә дә 90 яшьне бирмәссең.

Елизавета Михайловна “мин – озын гомерлеләр нәселеннән“ дип кабатларга ярата. Әнисе дә 99 яшенә кадәр гомер кичереп дөнья куйган.

Елизавета апа өйдәге эшләрне үзе эшли, күзләре дә яхшы күрә, хәтере дә күпләр көнләшерлек, күз генә тимәсен. 90 яшендә дә пилмән бөгә.

– Миңа килгән һәр кунакны пилмән белән сыйлыйм. Синең пилмәннәрең аеруча тәмле була, дип мактап ашыйлар. Менә 3 августта юбилеема кунаклар кайтачак, күп итеп пилмән ясап куйдым әле, – ди ул.

Ул Иске Зәй мәктәбендә белем ала. Укытучыларын да исем-фамилияләре белән искә алды. 25 ел ГРЭСта изоляциядә эшли. Зарарлы эштә булганга пенсиягә дә 50 яшьтә чыга. Тик өйдә кул кушырып утырмый, балалар бакчасында, җәмәгать туклануы комбинатында хезмәт куя. “Эш стажым 42 ел”, – ди.

Тормыш иптәше Александр Григорьевич Федот авылыннан. Ул тимер-бетон заводында балта остасы булып эшли.

“Башта вагонда, аннан Казан урамында баракта яшәдек. Әлеге фатирны без “самострой” белән алдык. Ирем балта остасы булгач, барысын да үзе эшләде. Ишекләрне дә үзе куйды, идәнен дә җәйде. 50 ел бергә яшәдек. Кызганыч, моннан 17 ел элек вафат булды. Бер кыз үстердек”, – ди хатирәләргә бирелеп Елизавета түти.

Гаиләдә алар 6 бала үсә. Барысы да укыган кешеләр – укытучылар, мин генә укымыйча калдым, ди. Бүгенге көндә икесе генә исән. 80 яшьлек сеңлем Казаннан юбилейга кайта алыр микән дип тә борчылып куя. Юбилеена дип фатирына бик яхшы ремонт ясаткан. Обойларны да ачык төслеләрне, чәчәксезләрне үзем сайладым, ди.

– Күршеләрем – яхшы кешеләр. Безнең йортта яшәүчеләр олысы да, кечесе дә дус-тату. Бер-беребезнең хәлен беләбез, кирәк икән ярдәм дә итәләр, – ди Елизавета Михайловна.

Заман белән бергә атлый ул. Телевизордан яңалыкларны карап бара. Бер оныгы махсус хәрби операциядә катнаша. Хәрбиләребезнең исән-сау җиңү белән кайтуларын тели ветеран. Матур, модалы итеп киенергә тырыша. Фотога төшерәбез сезне дигәч, иннек алып иренен дә буяп куйды.
Ничек кенә булмасын, бүгенге тормышыннан бик канәгать Елизавета Михайловна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев