Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Тырыш хезмәткәр завод йөзен билгели

Зәй шикәр заводында шикәр кайнату сезонының иң кызган чоры.

Сыйфатлы шикәр җитештерү өчен завод хезмәткәрләре көнне-төнгә ялгап хезмәт куя. 34 ел хезмәт гомерен шушы заводка багышлаган Валентина Михайловна Захарова да соңгы нәтиҗәнең яхшы булуы өчен тырышып эшләүчеләрнең берсе. 

Зәй шәһәре кызы мәктәпне тәмамлагач та, 98нче һөнәр училищесында белем ала. Һәм инде туган шәһәрендә шикәр кайнатучылар коллективына кушыла. 

«Мин хәзер заводка китерелгән, чистартылган шикәр чөгендереннән сок әзерләнү өчен җаваплымын. Эшебез сменалы булганга күрә, 12 сәгать дәвамында зур чаңнар эчендә сокның тиешле нормативларга туры килерлек булуын компьютер аша күзәтеп, көйләп торам. Хезмәтем бик тә җаваплы, эш урыныннан китеп тору, шикәр кайнау процессында, аның сыйфатына тәэсир итәргә мөмкин. Шуңа да без коллективта бер-беребезгә ярдәмләшеп, хилафлыкларга юл куймаслык итеп эшләүне төп максат иттек», — ди Валентина Михайловна. 

Тәүлегенә алар уртача 8500 тонна сироп әзерләп җибәрергә мөмкиннәр. Әлбәттә, технологияләр заводта елдан-ел заманчалаша бара. Элеккеге чорларны хәзерге белән чагыштыру мөмкин түгел. Ә яңа эш алымнарын үзләштерү өчен хезмәткәрләрне һәр сезон алдыннан яңалыкларга өйрәтү максатында укулар оештырыла. 

«Валентина Михайловна зур тәҗрибәле хезмәткәр. Озак еллар биредә эшләү сәбәпле, ул һәр төрле яңалыкны да тиз аңлап алып, җитез үзләштерә. Мондый хезмәткәрләр заводыбызның мактанычы», — ди Захарованың җитәкчесе, смена башлыгы Рамил Хәмидуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев