Тукай абый сүзләре
Зәебезнең 4нче мәктәбе укучысы Илназ Әгъзамов бик матур шигырьләр иҗат итә. Берсен Габдулла Тукайга багышланганын укучыларыбыз хөкеменә дә тәкъдим итәбез.
Өйрәндек әле мәктәптә
Тукай абыйны бүген.
“Эш беткәч уйнарга ярый”
Диеп язган шигырен.
Тукайның әйткән сүзләрен
Салып куйдым күңелгә.
Кайту белән үк утырдым
Дәресне әзерләргә.
Уйнарга чакырып мине
Кемнәр генә кермәде.
Капка төбендә кычкырып,
Кызлар да йөргәләде.
Барсына да каты итеп
“Чыкмыйм” дидем аларга.
Эш беткәч тә өлгерермен.
Сезнең белән уйнарга.
Дәрес беткәч әнигә дә
Булышырга өлгердем.
Аннары җиңел сулап,
Мин урамга йөгердем.
Әнием дә бик мактады,
Шундый да булды рәхәт.
Үземне җиңә алдым бит,
Тукай абыйга рәхмәт.
Илназ Әгъзамов
фото: шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев