Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Түбән Биш мәктәбен бер унберенче сыйныф укучысы тәмамлый

Агымдагы уку елында Түбән Биш мәктәбендә 50 укучы белем алды.

XI сыйныфны – бер, IX сыйныфны 8 укучы тәмамлый.

Мәктәп директоры Лариса  Иванова олы тормыш юлына аяк басучы яшьләргә аналарча җылы теләк, нәсыйхәтләрен ирештерде. Район җитәкчелегенең тәбрикләүләрен район яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Гүзәл Шәрәфиева җиткерде. 

XI сыйныфны тәмамлаучы кыз – Камилә Галиуллина. Камилә - безнең “Зәй офыклары” газетасының яшь хәбәрчесе. Күңелендәге уй-хисләрне кәгазьгә язып, редакциябезгә юллый. Без Камиләгә имтиханнарын уңышлы тапшырып, олы тормыш юлында үз урынын табуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев