Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Түбән Биш мәктәбе биләмәсен быелгы җәйдә дә төрле гөл-чәчәкләр бизәячәк

Биология укытучысы Земфира Мирсәетова инде февраль аеннан мәктәп территориясендә үстерү өчен чәчәкләр чәчеп, хәзер аларны күчереп утырту белән мәшгуль.

Земфира Данисовна 35 ел әлеге мәктәптә биология-география, химия укытучысы булып эшли. Актаныш кызы, Казан дәүләт педагогика институтының география факультетын тәмамлап, Түбән Биш мәктәбенә эшкә кайта. Менә шул еллар дәвамында балаларны табигатьне яратырга, матурлыкны күрә белергә өйрәтә. Җәй көне мәктәп биләмәсенең гөл-чәчәкләргә күмелеп утыруы — Земфира Данисовнаның тырыш хезмәте.

-Петунияләр, яран гөлләре, астра һәм башка бик күп төрле чәчәкләр мәктәбебезгә көзгә кадәр ямь биреп утыра. Аларны җәй буе укучылар, мәктәп коллективы белән тәрбиялибез: су сибәбез, чүбен утыйбыз, — ди ул.

Мәктәп бакчасында кура җиләкләре дә үсә. Аларны кайчандыр Земфира Данисовна Актаныштан алып килеп утырткан булган. Җәй көне кура җиләген җыеп саталар. Аннан кергән акчаны мәктәп өчен кирәкле әйберләр алуга тоталар: ишекләр, линолеум алыштырганнар. Укучыларга мәктәптә хезмәт тәрбиясе бирү ныклап куелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев