Новости Заинска 18+
Рус Тат
Яңалыклар

ТР Дәүләт Советы депутаты зәйлеләрнең сорау-гозерләрен тыңлады

Бүген Зәйнең үзәк китапханәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов сайлаучыларын шәхси сораулар буенча кабул итте.

«Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле бүлеге тарафыннан оештырылган кабул итүдә мөһим зур проблемалар күтәрелде.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Петр Тимаськов депутатка хуҗасыз этләр мәсьәләсен югары даирәләрдә күтәрүен сорады.

— Хуҗасыз этләрнең тирәлегебездә артуы, аларның балаларга, кешеләргә куркыныч тудыруы бөтен илдәге кебек безнең җирлектә дә борчулы мәсьәләләрнең берсе. Әле соңгы тапкыр 4 июнь көнне генә бер яшүсмер балага хуҗасыз эт ташланып, яралады. Мондый очраклар элегрәк тә булгалады. Аларны тотып, тиешле чаралар күреп, кире шушы җирлеккә кайтару да муниципалитет өчен шактый чыгымга төшә. Бу мәсьәлә буенча законнарга үзгәррешләр кертү турында кайгырту бик кирәк, — диде Петр Владиславович.

Илшат Әминов, хуҗасыз этләр проблемасы буенча РФ Дәүләт Думасына мөрәҗәгать ясарга вәгъдә итте. Аның фикеренчә, бу мәсьәләне һәр урында тиешле формада хәл итү мөмкинлеге булса, начар булмас иде. Әмма депутат, хайваннарга карата кыргый гамәлләр кылу ягында түгел.

Кабул итүгә районның спорт, физик культура, туризм буенча идарәсе башлыгы урынбасары Ирина Халикова да килгән иде. Ул төрле программалар буенча гамәлгә куелган спорт мәйданчыкларын тоту, аларны даими төстә тиешле дәрәҗәдә карап, төзекләндереп тору өчен чыгымнарга махсус программа гамәлгә кертү мөмкинлеген булдыруны сорады.

«Бүгенге көндә районда 25 спорт мәйданчыгы бар, алар кайсы мәктәпкә, кайсысы авыл җирлеге балансына куелган, әмма аларны карап тоту өчен махсус чыгымнар бүлеге каралмаган», — дип белдерде ул.

Бу мәсьәләне дә Илшат Юнысович, тиешле югарылыкта күтәреп, хәл ителгән эшләр турында хәбәр бирәчәген әйтте. Чөнки спорт мәйданчыкларының төзексез булып, аларда кешеләрнең травмалар алуына юл куярга ярамый, диде.

Тагын бер сорау — ул «Зәй-информ» оешмасын заманча бинада эшләтү мәсьәләсе белән бәйле булды. Оешманың яңа җитәкчесе Александр Исаков күтәргән бу сорауны депутат бергәләшеп хәл итәргә тырышырбыз, диде. Шулай ук ул «Подписка бүләк ит!» акциясендә катнашып, берничә социаль ярдәмгә мохтаҗ зәйлене «Зәй офыклары» һәм «Новый Зай» газеталарына яздырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев