Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Төзек булмаган су җылыткыч Сәвәләйдә янгын чыгуга сәбәп булган

Зәй янгын күзәтчелеге бүлеге узган атнада район территориясендә бер янгын чыгуы турында хәбәр итә.

21 февральдә 00 сәгать 6 минутта Сәвәләй авылында шәхси торак йортта янгын чыгуы турында хәбәр алына. Ут чыгу нәтиҗәсендә йортның кухня өлешендәге стенасы һәм түшәме янып беткән. Янгын электр су җылыту приборының төзексезлеге нәтиҗәсендә чыккан дип билгеләнә.

— Өегезгә бәла килмәсен өчен элементар кагыйдәләрне белергә һәм үтәргә кирәк. Мич җиһазлары, көнкүреш электр приборлары һәм электр үткәргечләре төзек хәлдә булырга тиеш. Электр челтәренең артык йөкләнешенә юл куймагыз, — дип мөрәҗәгать итә халыкка инспекторлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев